Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган атнада республикада 4 кеше агуланып үлгән
Узган атнада республикада 4 кеше агуланып үлгән
(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Токсикология мониторингы мәгълүматларына караганда, җиде көндә Татарстанда 123 кеше химик матдәләр, шул исәптән 55 – алкоголь, 14 – наркотик препаратлар, 29ы – дарулар белән агуланган, дип хәбәр итә ТР кулланучылар күзәтчелеге идарәсе.
Химик этиологияле агуланудан зыян күрүчеләр арасында 86 ир, 37 хатын-кыз, шул исәптән 9 бала һәм яшүсмер бар. 4 очрак үлемгә китергән, шул исәптән 2есе – алкоголь белән. Агулануга сәбәп булган матдәләр 35 очракта - даруханәдә, 28 очракта – кибеттә һәм бер очракта законсыз сәүдә урынында алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз