news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган атнада республикада 1878 кеше эшеннән чыккан

Эшсез дип танылучылар – 2907 кеше

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Узган атнада Татарстан буенча 1878 кеше эшеннән азат ителгән.

Шуларның 331е генә дә күпләп һәм ваклап сату өлкәсенә карый. Бу тармакта эштән чыгарылучылар буенча Чаллы (88 кеше), Казан (84), Әлмәт районы (24) «алда» бара.

 Эшкәртү сәнәгатендәгеләрнең ул атнада 305 хезмәткәре эштән чыгарылган, арада янә Чаллы (105 кеше) һәм Казан (58) «аерылып тора».

 Авыл хуҗалыгы, аучылык һәм урман хуҗалыгы өлкәләреннән 217 кеше чыгарылган, төзелештәгеләрнең – 245е.

 Узган атнада эшсез дип танылучылар – 2907 кеше.

 Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр сала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100