news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган атнада Әлмәттә 61 бала туган

Ата-аналар сабыйларына куша торган иң популяр исемнәр рәтенә Яна, Әмирә, София, Лев, Ранель һәм Мирон керә.

Узган атнада Әлмәттә 61 бала туган
архив/Султан Исхаков

(Әлмәт, 13 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт ЗАГС идарәсе тарафыннан бер атнада 61 сабыйның дөньяга килүе теркәлгән. Шулардан 38 малай һәм 23 кыз бала. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Иң зур сабыйның авырлыгы 4620 грамм булса, иң кечкенәсенең авырлыгы – 1300 грамм.

Ата-аналар сабыйларына куша торган иң популяр исемнәр рәтенә Яна, Әмирә, София, Лев, Ранель һәм Мирон керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot