news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган атнада Казанның сәүдә нокталарында яшелчә һәм җиләк-җимеш кыйммәтләнүен дәвам итте

Алма уртача 2,4 процентка, бәрәңге -2,3, кәбестә-2,2, башлы суган -2,1, кишер -1,1 процентка кыйммәтләнде

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Узган бер атнада Казанның сәүдә нокталарында күпчелек туклану продуктлары бәясе үзгәрешсез калган. Шулай да бу яшелчә һәм җиләк-җимешкә кагылмый. Бер атна эчендә алма уртача 2,4 процентка, бәрәңге -2,3, кәбестә-2,2, башлы суган -2,1, кишер -1,1 процентка кыйммәтләнгән.

Калган төр туклану продуктлары арасында сыр, йомырка бәясенең 0,5 процентка күтәрелә төшүе күренә. Дөге ярмасы белән тавык ите бәясе, киресенчә, 0,2-0,3 процентка кими төшкән.

Идел буе федераль округына кергән төбәк башкалалары белән чагыштырганда, Казанда каймак, стерильләштерелгән сөт, башлы суган бәясе түбән. Ярымысланган казылык, катырылган балык, йомырка, сырлар, арыш, бодай ипие, дөге ярмасы, кәбестә, бәрәңге, кишер һәм алма да бездә очсызрак.

news_right_1
news_right_2
news_bot