news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган атнада Казанның ашыгыч ярдәм станциясенә 8 меңнән артык мөрәҗәгать ясалган

Узган атна белән чагыштырганда, мөрәҗәгатьләр саны авырулар һәм бала табучылар янына чакырулар исәбенә 72 гә арткан

  (Казан, 12 май, «Татар-информ»). 4-10 майда Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 8315 чакыру буенча хезмәт күрсәткән, шуларның 1322 җәмәгать урынында, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Ашыгыч ярдәм бригадалары 1071 тапкыр бәхетсезлек очраклары булган урынга барган, юл-транспорт һәлакәтләре урынына – 29 тапкыр. Анда 32 кеше зыян күргән, 14 кеше дәвалау учреждениеләренә озатылган, 2 кеше үлгән.
Ашыгыч ярдәм бригадалары йөкле хатын-кызлар янында 95 тапкыр булганнар. Авырулар буенча 6585 мөрәҗәгать ясалган, аларның 61 е кискен миокард инфаркты, 170 е – инсульт.
Узган атна белән чагыштырганда, мөрәҗәгатьләр саны авырулар һәм бала табучылар янына чакырулар исәбенә 72 гә арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot