news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтен 8 меңнән артык тапкыр чакыртканнар

Шушы вакыт аралыгында Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 974 бәхетсезлек очрагына барган.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). 13-19 февраль көннәрендә Казанның Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә 8556 чакыру килгән. Алар җәмәгать урыннарына 1124 тапкыр барган. Төрле авырулар белән ашыгыч ярдәмгә 6817 кеше мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, инфаркт буенча 42 һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 190 очрак теркәлгән. Бала табу буенча чакыруларга табиблар 77  мәртәбә барган. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

974 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле очракларга 35 тапкыр чакырылганнар, аларда 30 кеше зыян күргән, 16 кеше хастаханәгә озатылган.

Янгын очракларына табиблар 16 тапкыр барган.

Үткән атна белән чагыштырганда, чакырулар саны төрле авурулар һәм бала табу очраклары исәбенә 40ка кимегән. Юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле очраклар 16га, бала табу очраклары 12 гә, кискен миокард инфаркты буенча 10 чакыруга азайган. Янгын очраклары - 2, мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 3 чакыруга арткан. Җәмәгать урыннарына чакыру 100 гә күбрәк.

Исегезгә төшерәбез, ашыгыч ярдәмне шәһәр телефонында “03”, ә кәрәзле телефонда “103” (бушлай) номерын җыеп чакыртырга кирәк. Әгәр әлеге номерлардан чыгып булмаса, ярдәмне 112 номерына шалтыратып чакырырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100