news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган атнада Казаннан 157 мең кубометрдан артык каты коммуналь калдыклар чыгарылган

Узган атнада Казаннан 157 мең кубометрдан артык каты коммуналь калдыклар чыгарылган
Фото: kzn.ru

23-29 мартта ТР башкаласыннан 157 мең кубометрдан артык каты коммуналь калдыклар чыгарылган. Бу күләмнең 2,6 мең кубометрдан артыгы аерым җыю өчен сары челтәрләрдән эшкәртүгә җибәрелгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу чорда 13,9 мең кубометрдан артык зур габаритлы чүп-чар чистартылды, дип хәбәр иттеләр «ПЖКХ» идарәче компаниясе матбугат хезмәтендә.

Татарстанның көнбатыш өлешендә шул ук чорда 65,1 кубометр каты коммуналь калдыклар чыгарылган. Яшел Үзән районында күрсәткеч 13,1 кубометрдан артык, ә Биектау районында 8,3 кубометрдан артык булган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда ел башыннан бирле 1,6 млн кубометрдан артык каты коммуналь калдыклар чыгарылган. Быел кар күп яву сәбәпле, каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга бәйле проблемалар күзәтелде. Хәзер бу мәсьәлә хәл ителде. Көндәлек бурыч 95 процентка үтәлә. Бу планлы күрсәткечләрдән 3-4 процентка гына азрак.

news_right_1
news_right_2
news_bot