news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган атнада казанлылар үз балаларына Исхак һәм Доминика исемнәрен кушкан

Казанның ЗАГС бүлекләрендә 391 яңа туган баланы теркәгәннәр.

Узган атнада казанлылар үз балаларына Исхак һәм Доминика исемнәрен кушкан
Султан Исхаков

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Казанлылар үз балаларына биргән сирәк исемнәр арасында Исхак, Доминика, Риман һәм Стефани бар. Бу хакта башкала мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге вакытта иң популяр булып Кәрим, Алинә, Тимур, Мәрьям, Артем, Ева һәм башка исемнәр танылган.

Бу вакыт эчендә Казанның ЗАГС бүлекләрендә барлыгы 391 яңа туган баланы - 197 ир баланы һәм 194 кыз баланы теркәгәннәр. Узган атнаның иң яшь әнисенә - 18, иң өлкәненә 45 яшь.

Моннан тыш, узган атнада Татарстан башкаласында 384 пар никахларын теркәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot