news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган атнада казанлылар балаларына Рамзес, Лазарь, Аврора һәм Батыр исемнәре кушкан

Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 433 бала тууы теркәлгән: 236 малай һәм 197 кыз.

Узган атнада казанлылар балаларына Рамзес, Лазарь, Аврора һәм Батыр исемнәре кушкан
Султан Исхаков

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 433 бала тууы теркәлгән: 236 малай һәм 197 кыз. Бу хакта Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе хәбәр итә.

Казанның иң яшь анасына 17 яшь, иң өлкәненә – 45. Иң яшь әтигә 18 яшь, иң өлкәненә – 55. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 580 һәм 4740 грамм.

Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Ясминә, Милана, Әминә, Әмир, Тимур, Никита, Алиса, Ева, Кирилл һәм Камиль. Сирәк кушылган исемнәр: Леон, Давид, Леона, Лазарь, Әмин, Златослава, Рамзес, Аврора, Назар, Батыр, Евангелина, Лана, Әмирхан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100