news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган атнада Казанда популяр автомобиль ягулыгы төрләре бәясе үзгәрмәгән

А-76 лы бензин һәм дизель ягулыгы хакы бераз күтәрелә төшкән

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). 16 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, узган атнада Казанда төп автомобиль ягулыгы төрләре бәясе үзгәреш кичермәгән. АИ-93,92 ле бензинның литры уртача 21 сум 53 тиен, АИ-95 ле ягулыкныкы-23 сум 22 тиен торган. А-76 лы бензинның бераз күтәрелә төшүе күзәтелә, дип хәбәр итә Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе.Узган атнада Татарстан башкаласында аның бер литры өчен 19 сум 5 тиен сораганнар. Дизель ягулыгы бәясе дә 0,4 процентка күтәрелә төшеп, 16 сум 91 тиен тәшкил иткән.

Шуңа карамастан, Татарстан башкаласындагы дизель ягулыгы Идел буе федераль округында иң арзанлысы булып кала. Оренбург исә иң очсызлы А-76 лы (17 сум 76 тиен), АИ-93,92 ле (20 сум 90 тиен), АИ-95 ле (22 сум 25 тиен) бензин сатылган урын булып санала.

Саратов - округта А-76 лы бензинга иң югары бәяләр куелган төбәк. Биредә аның бер литры уртача 20 сум 1 тиен тора. АИ-93,92 ле ягулыкның да иң кыйммәтлесе Саратовта сатыла (22 сум 40 тиен). Ә литры 24 сумнан арткан иң кыйммәтле АИ-95 ле бензин -Түбән Новгородта, 17 сум 93 тиен торган дизель ягулыгы -Ижауда теркәлгән.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100