news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган атнада Казанда бензин бәяләре үзгәрешсез калды

Дизель ягулыгы гына 6 тиенгә күтәрелә төште

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Узган атнада Казанда барлык төр бензин бәясе үзгәрешсез калды, ә дизель ягулыгы бәясе 6 тиенгә күтәрелә төште. Татарстанстатның 8 февральгә җиткергән мәгълүматларына караганда, Татарстан башкаласында А-76 лы бензинның литры уртача 18 сум 73 тиен, АИ-92,93 ле ягулыкныкы-18 сум 82 тиен, АИ-95 ле ягулык-21 сум 89 тиен, дизель ягулыгы 17 сум 76 тиен торган.

Гыйнвар азагындагы кебек, узган атнада да Казанда сатылучы АИ-92,93 ле, АИ-95 ле бензин һәм дизель ягулыгы Идел буенда иң арзанлысы булган. Иң очсызлы А-76 лы бензин Оренбургта сатылган.

Ә А-76 лы бензинның иң кыйммәтлесе узган атнада да Киров шәһәрендә теркәлгән. Биредә аның литры уртача 19 сум 50 тиен тора. 21 сум 40 тиен һәм 23 сум 30 тиен торган АИ-92,93 ле һәм АИ-95 ле ягулык –Мордовия башкаласында Ә литры 18 сум 96 тиен торган кыйммәтле дизель ягулыгы Чабаксарда теркәлгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot