news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган атнада Казанда 454 бала дөньяга килгән

Яңа туган балаларның күпчелеге – малайлар.

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ"). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 454 бала (245 малай һәм 209 кыз) тууы теркәлгән. Бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.

Казандагы атнаның иң яшь әнисенә – 17 яшь булса, иң өлкәне – 43тә, диелә. Ә әтиләрнең иң яшенә – 18, иң өлкәненә – 60 яшь.
 
Балаларга иң еш кушылган исемнәр – Сәмирә, Руслан, Тимур, Арина, Давид, Мирон, Иван, Әминә, Айшә, Рамазан, Егор, Константин. Сирәк очраган исемнәр – Мелания, Мия, Оскар, Остап, Әскәр, Марта, Кәримә, Хәдичә, Елена, Йосыф, Галиәскәр, Индира, Рим, Мирабелла, Дайана.
 
Казанда узган атнада 249 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә – 18 һәм 17 яшь булса, иң өлкәннәренә – 78 һәм 67 яшь, дип хәбәр иткән Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100