news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган атнада Казанда 413 бала туган

Иң сирәк кушылган исемнәр Мирра, Эрик, Вилдан, Арсентий, Лада, Нелли, Макс, Влада, Җәмилә, Даниэль-Яр булган

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ») Узган атнада Казанның гражданлык хәлләре актларын теркәү бүлекләрендә 413 бала (197 малай һәм 216 кыз) туу очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре - 750 һәм 4400 грамм. Казанның иң яшь анасына 19 яшь булса, иң өлкәненә - 43. Иң яшь әтигә 18 яшь булса, иң өлкәненә - 47.

Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Әминә, Азалия, Мәликә, Әмир, Макар, Дарина, Тимур, Кәрим, Арина. Сирәк кушылган исемнәр: Мирра, Эрик, Вилдан, Арсентий, Лада, Нелли, Макс, Влада, Җәмилә, Даниэль-Яр.

Шушы чорда гражданлык хәлләре актларын теркәү бүлекләрендә 122 пар никахларын рәсмиләштергәннәр. Иң яшь кияү белән кәләшкә 20 һәм 19 яшь булса, иң өлкәннәренә – 67 һәм 65 яшь, дип хәбәр итә Казанның гражданлык хәлләре актларын теркәү идарәсе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100