Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган атнада Казан ашыгыч медицина ярдәме табиблары 8 меңнән артык мөрәҗәгать буенча хезмәт күрсәткән
Шуңа кадәрге атна белән чагыштырганда, чакырулар саны авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табучы хатыннар исәбенә 188гә арткан
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). 17-23 ноябрьдә Казанның ашыгыч медицина ярдәме хезмәте табиблары 8283 тапкыр кеше гомерен саклап калырга барган, аларның 1197 се - җәмәгать урыннарына чакырулар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Табиблар 970 тапкыр бәхетсезлек очраклары урынына барган, аларның 35 е юл-транспорт һәлакәтләре. Бу һәлакәтләрдә 33 кеше зыян күргән, 17 кеше хастаханәгә озатылган. Табиблар 14 тапкыр янгынга, 96 тапкыр бала табучылар янына барган. Төрле авырулар буенча 6617 чакыру булган, аларның 36 сы миокард инфаркты булса, 238 е – инсульт.
Узган атна белән чагыштырганла, чакырулар саны авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табучы хатыннар исәбенә 188 гә арткан. Юл-транспорт һәлакәте буенча мөрәҗәгатьләр саны 4 кә кимегән, ә янгыннарга – 6 га.
Миокард инфаркты буенча чакырулар саны 6 га арткан, инсульт буенча – 41, бала табучы хатын-кызлар чакырулары – 22. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 59 га кимегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз