Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган атнада көнбагыш маеның бәясе кискен артты
Атнаның беренче яртысында майга экспорт бәяләре үскән.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә бер атна эчендә көнбагыш маеның бер тоннасы 74 175 сумга кадәр артты, әле күптән генә аның тоннасы 71 мең сум тәшкил итә иде. Бу хакта ТАСС агентлыгы аграр базарны өйрәнә торган «Совэкон» компаниясенә сылтама белән хәбәр итә.
«Узган атнада көнбагыш маеның бәясе кисәк күтәрелде. Уртача котировкалар бер тоннасы 74 175 сум күләмендәге яңа рекордка кадәр 6,6 процентта ныгыды (EXW Россиянең Европа өлеше, өстәмә кыйммәткә салымнан)», — диелә хәбәрдә.
Шулай ук көнбагыш бәясе дә 4,66 процентка (бер тоннасы 30,875 мең сумга кадәр) кыйммәтләнде.
Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, атнаның беренче яртысында дөньяда май комплексы актив үсү фонында майга экспорт бәяләре күтәрелү нәтиҗәсендә котировкалар арткан.
«Интертат» сайтында Апас районындагы «АгроАктив» хуҗалыгы кырларында быел 515 гектар мәйданда көнбагыш үстергәннәр, дип хәбәр иткән идек. Хуҗалык җитәкчесе урынбасары Фәргать Сибгатуллин интервьюда уңышның мул булуы турында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз