news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган атнада эшсез татарстанлыларга 2,5 меңләп вакансия тәкъдим ителгән

Республикада бер атна эчендә 850 граждан эшсез буларак теркәлгән.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Узган атнада эшсез татарстанлыларга 2,5 меңләп вакансия тәкъдим ителде. Бу хакта республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2016 елның 18 октябренә республикада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 14 мең 181 кеше җиткән. Бу алдагы хисап вакытыннан 103 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезләр халыкның икътисади актив өлешенең 0,69 процентын тәшкил итә. Ягъни 230  тирәсе эшли алырга сәләтле кешенең берсе рәсми рәвештә эш эзләп, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән.

Атна эчендә эш бирүчеләр 2,5 меңләп вакантлы эш урыны тәкъдим иткән.

Хезмәт базарында бер вакантлы урынга 0,4 эш эзләүче туры килә.

12 нән18 октябрьгә кадәр 868 граждан эшсез дип табылган, шуларның 430ы эш урыннарыннан үз теләкләре белән киткән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100