news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган атнада бензин бәясе тагын очсызланды

Казанда АИ 93,92 маркалы бензин 32 тиенгә, АИ-95 лесе -36 тиенгә арзанайды

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). Узган 1 атнада Казанда АИ 93,92 маркалы бензин 32 тиенгә, АИ-95 лесе -36 тиенгә, А-76 лы бензин- 1 тиенгә очсызланган. Дизель ягулыгы, киресенчә, 18 тиенгә күтәрелгән. Хәзер Татарстан башкаласында АИ-93,92 ле бензинның 1 литры уртача 20 сум 5 тиен тора. АИ-95 ле ягулыкның литры 22 сум 49 тиеннән, А-76 лы ягулыкныкы-18 сум 82 тиеннән сатыла. Дизель ягулыгының литры уртача 17 сум 3 тиен тора.

Татарстанстат хәбәрләренә караганда, Идел буе федераль округында иң кыйммәтле А-76, АИ-92,93 һәм АИ-95 ле бензиннар һаман да Саранскида сатыла. Аларның 1 литры биредә уртача 20 сум 1 тиен, 22 сум 30 тиен һәм 23 сум 86 тиен тора. Литры уртача 18 сум 50 тиен торучы иң кыйммәтле дизель ягулыгы, инде берничә атна рәттән, Уфада теркәлгән.

Бераз артуына карамастан, Казанда сатылучы дизель ягулыгы бәясе, узган атна йомгаклары буенча, округта иң арзанлысы булып кала. Бездәге АИ-92,93 ле бензин да округта иң очсызы. 17 сум 55 тиенлек арзанлы А-76 лы бензин һәм иң түбән хаклы АИ-95 бензины (21 сум 92 тиен) Оренбургта сатыла.







news_right_1
news_right_2
news_bot