news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган атнада Азнакай җирлегендә яшәүче гаиләләрдә барлыгы 20 бала туган

Яңа туган сабыйларның 7 се – малайлар, кызлар 1 гә күбрәк.

(Азнакай, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). 12-18 гыйнвар көннәрендә, ягъни бер атна эчендә Азнакай җирлегендә яшәүче гаиләләрдә барлыгы 20 сабый, аларның 15е район бала тудыру бүлегендә якты дөньяга аваз салган, дип яза район газетасы.

Яңа туган сабыйларның 7 се – малайлар, кызлар 1 гә күбрәк. Операция юлы белән туган 5 нарасыйның да барысы да уртача 3,2 – 3,8 килограмм авырлыкта, җитлегеп туганнар, сәламәтлекләре яхшы. 5 бала башка медицина үзәкләрендә туган.

news_right_1
news_right_2
news_bot