news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган атнада 2,8 меңнән артык кеше эшсез булып теркәлгән

Аларның күбесе үз теләкләре белән эштән киткән

(Казан, 9 апрель, "Татар-информ", Эмма Ситдыйкова). Агымдагы елның 31 мартыннан алып 6 апреленә кадәр республиканың халык мәшгульлеге хезмәте органнары тарафыннан 2,8 меңнән артык кеше эшсез булып теркәлгән, аларның 1,2 меңе предприятиеләрдән үз теләкләре белән киткән, алар исәбендә 143 кеше эштән кыскартылган. Якындагы 3 айда тагын 14 мең кешене эштән кыскарту көтелә. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Равил Моратов катнашында узган яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча Республика ведомствоара комиссиянең видеоконференция режимында узган киңәшмәсендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Клара Таҗетдинова белдерде.
Эшсез калучыларның күбесе (төрле сәбәпләр буенча эштән азат ителүчеләр) элек эшкәртүче производстволарда, күпләп һәм берәмләп сату урыннарында, төзелештә эшләгән. Агымдагы елның гыйнвар аеннан башлап җәмәгать һәм вакытлыча эшләргә 130,6 мең кеше юнәлдерелгән, аларның 67 проценты эштән азат ителергә мөмкин булган гражданнар.
Татарстан Республикасы буенча эш белән тәэмин итүчеләр оештыра торган җәмәгать һәм вакытлыча эшләр предприятиеләр һәм торак пунктлар территорияләрен төзекләндерүдән гыйбарәт. Бу төр эшләр белән 45,4 мең кеше мәшгуль.
Җәмәгать эшләре оештыру буенча муниципаль берәмлекләр арасында Чаллы, Казан, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзән муниципаль районнары лидерлыкта бара. Моннан тыш, җәмәгать һәм вакытлыча эшләргә 768 инвалид, 101 хәрби хезмәттән азат ителүче, 53 төрмәдән чыккан кеше юнәлдерелгән.
Бу чорда эшмәкәрлек эшчәнлеге формасында үзмәшгульлеген оештыруга 9 мең эшсез бизнес-план әзерләгән, аларның 5,6 меңе эшмәкәрлек эшчәнлеген теркәгән. Үз эшләрен башлап җибәргән эшмәкәрләрнең 366сы 624 өстәмә эш урыны булдырган.
Эштән азат ителү куркынычы янаган 1128 хезмәткәр укырга җибәрелгән. 1710 кеше укып бетергән, аларның 1425е 2009 елда ук укый башлаган булган. 104 кеше башка җиргә эшкә урнаштырылган.
Пособие түләүгә 450 миллион сум сарыф ителгән. Татарстан Республикасы буенча пособиеның уртача күләме 2549 сум. Пособие алучыларның күбесе Чаллыда (15 меңнән артык кеше), Казанда (13,6 мең) һәм Әлмәттә (4,8 мең) яши.
Республика буенча минималь пособие алучылар өлеше 47 процент тәшкил итә. Әлеге пособиены алучыларның өлеше 80 проценттан артык булган муниципаль берәмлекләр бар. Алар – ТР Балык Бистәсе, Чүпрәле, Теләче һәм Ютазы районнары.
Равил Моратов киңәшмә ахырында ТР муниципаль районнарның җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте һәм вакытлыча мәшгульлеккә акча бүлеп бирү туктатылуын билгеләп үтте. “Сезгә эшсезлек буенча пособиены ничек түләү турында уйларга кирәк булачак. Әлегә барлык муниципаль берәмлекләр дә бу мәсьәләгә җитди игътибар бирми”, - диде ул.
Шулай ук ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы инвалидларның язмышы өчен борчылуын белдерде. “Республикада үз бизнесларын булдыра алган инвалидлар бик аз. Кайбер районнарда күрсәткечләр бөтенләй юк диярлек. Бу әлеге районнарда бу юнәлештә тиешенчә эшләмиләр дигән сүз. Без бу хакта гел сөйләп торуга карамастан, вәзгыять үзгәрми. Ай дәвамында бу тема башка кузгатылырга тиеш түгел”, - Равил Моратов башкарма комитет җитәкчеләренә һәм муниципаль район башлыкларына шундый күрсәтмә бирде.
Моннан тыш, ТР Хөкүмәте Рәисе вазыйфасын башкаручы ярдәмгә мохтаҗ ветераннарга аеруча игътибарлы булырга чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot