Узган 5 айда Казан вокзалы көтү залларыннан 3117 пассажир файдаланган
Бу чорда ГТЮ вокзалларындагы көтү заллары 23 меңнән артык пассажирны сыендырган
(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Узган 5 айда Горький тимер юлы вокзалларындагы көтү залларынннан 23 меңнән артык пассажир файдаланган. Иң күп пассажирлар бу чорда Түбән Новгород тимер юл вокзалында теркәлгән. Аларның саны 6290 нан артып киткән. Казан вокзалы көтү залларыннан узган 5 айда 3117 пассажир файдаланган. Киров вокзалы заллары 3600 дән артык пассажирны сыендырган.
Вокзаллардагы озак вакытлы ял итү урыннары, әниләр өчен каралган бүлмәләр пассажирлар арасында аеруча зур сорау таба.
Вокзаллардагы озак вакытлы ял итү урыннары, әниләр өчен каралган бүлмәләр пассажирлар арасында аеруча зур сорау таба.