news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Узган 5 ай эчендә предприятиеләр ТР Дәүләт торак фондына 1 млрд. 729 млн. сум акча керткән
Бу түләүләрнең 1 млрд. 300 млн. сумнан артыгын эре предприятиеләр тәэмин иткән
Скопировать ссылку
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына җыемнарның тотрыклы килүен тәэмин итү бурычы актуальлеген көннән-көн арттыра. Агымдагы елның узган 5 ае эчендә ТР Дәүләт торак фондына предприятие-оешмалардан 1 млрд. 729,5 млн. сум алынган. Бу түләүләрнең 1 млрд. 300 млн. сумнан артыгы - эре предприятиеләр, 170 млн. сумы- кече нефть компанияләре, калганы – шәһәр-районнардагы башка оешмалар өлеше. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә финанс министрының беренче урынбасары-Финанс министрлыгының Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов җиткерде. Республикада торакны сафка бастыруга, күпфатирлы йортларда капиталь ремонтның барышына багышланган киңәшмәдә Дәүләт торак фондына алынучы максатчан түләүләр дә читтә калмады.
Марат Фәйзрахманов сүзләренә караганда, бүгенге көндә предприятие-оешмалар Дәүләт торак фондына социаль ипотека программасын үтәү өчен максатчан түләүләр кертү буенча 3 млрд. 854 млн. сумлык килешүләр төзегән. Ә менә эре 4 предприятие инде ел башыннан шактый вакыт үтүгә карамастан, әлегәчә килешү төзүгә алынмаган. “Йорт төзелеше берләшмәсе”,“Күзәнәкле бетон заводы”, “Бөгелмә электр насослары заводы” ҖЧҖ әнә шундыйлардан. Моннан тыш, гыйнвар-май айларына алган йөкләмәләр буенча айлык түләүләрне тиешенчә башкармаган эре предприятиеләр бар. Мәсәлән, “Казан органик синтез” ААҖ план йөкләмәсен үтәү буенча 81 млн. сумлык, “Эссен Продакшын АГ” җәмгыятенең - 8,3 млн, “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе”, “Казан мотор төзү” җитештерү берләшмәсе” ААҖ – 4 млн. сумнан артык, Карпов исемендәге химия заводының 2 млн. сумлык артык бурычлары җыелган. Муниципалитетлар арасында да социаль ипотека программасына түләүләр кертүгә бармак аша караучылар бар. Мәсәлән, Чистай районы гыйнвар-май айларына алган йөкләмәнең бары 54 процентын, Чүпрәле -57, Биектау районы -61, Бөгелмә районы -56,5, Чаллы шәһәре 64 процентын, Түбән Кама районы -68 процентын гына үтәгән. Бүгенге көндә әлеге муниципалитетлар җитәкчеләре исеменә ТР финанс министры тарафыннан кисәтү хатлары юлланган.
Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов урыннарда бу мәсьәләнең бөтен җитдилеген аңлап эшләргә чакырды. Ул социаль ипотека программасының мөһимлегенә тагын бер кат тукталып, ТР Дәүләт торак фондына максатчан түләүләр кертү буенча беркем өчен дә аерым шартлар тудырылмаячагын искәртте. “Һәркем бу программаны үтәүдә катнашырга тиеш. Сез аңа соңгы тиеннәрегезне бирмисез. Һәркемнең моңа көче дә, финанслары да, башка инструментлары да җитә”, -дип белдерде ул. Хөкүмәт башлыгы түләүне тәэмин итмәүчеләргә аның күләмен шактыйга арттырып, җәза чаралары кулланыласын ассызыклады. Премьер-министр шул ук вакытта бу мәсьәләне хәл итү өчен мөмкин булган барлык вариантларны өйрәнергә кирәк дип саный. Шуның бер юлы социаль ипотека төзелешен кирәкле товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итү дә була ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot