Узган 4 айда ГТЮ да 210 меңгә якын пассажир югары уңайлыктагы вагоннардан файдаланган
VIP классындагы вагоннарга өстенлек бирүчеләр, узган елның шул чорына караганда, 2,3 тапкырга күбрәк
(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Агымдагы елның гыйнвар-апрель айларында Горький тимер юлында 210 меңгә якын пассажир югары уңайлыктагы вагоннардан файдаланган. Шуның 3,6 меңе VIP классындагы вагоннарга өстенлек биргән. Бу, узган елның шул чорына караганда, 2,3 тапкырга күбрәк.
Узган 4 ай эчендә Горький магистралендә 12,6 мең кеше бизнес-класстагы вагоннарда, 61,6 мең пассажир - эконом-класслы вагоннарда юлга чыккан. 132 меңе өлкәара эконом-класслы вагоннардан файдаланган.