Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2025 елда Татарстанда ике мәктәп, өч мәктәпкә янкорма, биш балалар бакчасы төзелгән
2025 елда Татарстанда ике мәктәп, өч мәктәп янкормасы һәм биш балалар бакчасы төзелгән. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин хәбәр итте.
Ул утырышта Мәгариф һәм фән министрлыгының 2025 елгы эшчәнлеге буенча хисап тотты. «Белем бирү оешмаларында зур күләмдә төзелеш һәм ремонт эшләре үткәрелә. 2025 елда 2448 урынлы ике мәктәп, 1 611 урынга исәпләнгән өч өстәмә янкорма, 980 бала сыйдырышлы ике балалар бакчасы төзелде», – диде Рамил Хәйруллин.
Республика программалары кысаларында 31 объектта ремонт эшләре башкарылган (13 мәктәп, 9 балалар бакчасы, 5 дәүләт мәктәбе, 4 дәүләт оешмасы). 74 мәктәпнең азык-төлек блоклары, 72 авыл мәктәбенең һәм 11 дәүләт мәктәбенең функциональ зоналары ремонтланган. Шулай ук һөнәри белем бирү оешмаларының 7 уку бинасы һәм 3 тулай торагы төзекләндерелгән.
Федераль программалар кысаларында 14 объектта (10 мәктәп, 2 балалар бакчасы, һөнәри белем бирү оешмасының 1 уку йорты һәм 1 тулай торагы) ремонт эшләре башкарылган.
Агымдагы уку елында республикада 1390 мәктәп, 1894 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, 100 һөнәри белем бирү оешмасы, 45 югары белем бирү оешмасы эшли. Тәрбияләнүчеләрнең, мәктәп укучыларының, урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары студентларының гомуми контингенты тугыз йөз кырык меңнән артык кеше тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз