news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган 2018 елда Татарстанда җинаятьләр, 2017 елга караганда, 5 процентка кимегән

Ун елдан артык Татарстан илдә аеруча имин төбәкләрнең берсе санала.

(Казан, 28 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Узган 2018 елда Татарстанда җинаятьләр, 2017 елга караганда, 5 процентка кимегән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясендә билгеле булды.

Теркәлгән җинятьләр саны елдан ел кими бара. Узган 2018 елда республика территориясендә 43586 җинаять теркәлгән. Аларның 57 проценты милеккә каршы җинаятьләр. "Ун елдан артык Татарстан илдә аеруча имин төбәкләрнең берсе санала", - диде министр Артем Хохорин.

Аның сүзләренчә, караклык саны 30 процентка, мошенниклык очраклары - 14,5, үтерүләр - 11 процентка, талау очраклары 7 процентка кимегән.

Былтыр шәхескә каршы җинаятьләр 10 процентка диярлек кимегән. Бу категория җинаятьләрнең 92 проценты тикшерелгән, шул исәптән үтерүләр 95, сәламәтлеккә авыр зыян китерү белән бәйле җинаятьләрнең 98 проценты тикшерелгән.

Талау нияте белән һөҗүмнәр 20 процентка диярлек, автотранспорт куып китү 13 процентка кимегән. Бу җинаятьләрнең 90 проценттан артыгы ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100