news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган 2 елда 442 Татарстан студенты 1әр миллион сумлык грант откан

Россия төбәкләре арасында бу иң яхшы күрсәткеч булган.

2022-2023 елларда 442 Татарстан студенты «Студентлар стартабы» бәйгесендә 1әр млн сумлык грант откан.

«Татарстанлылар «Студентлар стартабы» бәйгесендә 442 грант отты. Россия төбәкләре арасында бу иң яхшы күрсәткеч. Һәр грантның бәясе 1 миллион сум тәшкил итә», – диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

«Студентлар стартабы» бәйгесе 2022-2023 елларда «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырылган. Аның максаты Россия вузлары студентларының стартап-проектларына грант аша ярдәм итүе булган. Икенче төрле әйткәндә, бу проект – студентларның киләчәктә табыш китерә алырлык, яңа товарлар, эшләнмәләр яки хезмәтләр булдыруга этәргеч бирерлек фәнни-техник тикшеренүләрен дәүләт тарафыннан финанслау.

Программаның юнәлешләре: цифрлы технологияләр; медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре; яңа материаллар һәм химия технологияләре; яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре; биотехнологияләр; ресурсларны саклау энергетикасы; креатив индустрияләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100