news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган 11 айда Казанның җәмәгать транспортында эшләүче 43 йөртүче эшеннән азат ителгән

Башкалада җәмәгать транспортында хезмәт күрсәтү культурасын үстерүгә ныклап алындылар

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы елның узган 11 ае эчендә Казанның җәмәгать транспортында эшләүче 43 йөртүче эшеннән азат ителгән, 150 дән артыгы премиядән мәхрүм ителгән. Административ җәза бирүгә китергән төп сәбәпләр – пассажирлар белән тупас мөгамәлә, автобус салонында тәмәке тарту һ.б буенча күп тапкыр алынган дәгъвалар. Әлеге мәгълүматларны бүген матбугат очрашуында Казан шәһәре Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Айдар Абделхаков җиткерде.

“Автобус йөртүчеләрнең салонда тәмәке тартуына каршы игълан ителгән көрәш акрынлап булса да үз нәтиҗәләрен бирә”, - ди комитет рәисе. Быел көз башкалада җәмәгать транспортында тәмәкедән баш тарту буенча игълан ителгән айлык та үз ролен уйнаган. Шәһәр маршрутларында эшләүче тәмәке тартучы 1654 йөртүченең ике ай эчендә 171 е тәмәкене ташлаган. Элегрәк пассажирлардан атнасына йөртүчеләрнең салонда тартуына зарланып 40 тан артык дәгъва алынса, хәзер ике тапкырга кимегән. Башкала хакимияте тәмәке тарту белән көрәшне алга таба дәвам итеп, уңай нәтиҗәләр алуга өметләнә.

Йөртүчеләрне салонда тәмәке тартудан биздерү пассажирларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен күтәрүдә бер адым. Йөртүче һәм кондукторларның пассажирлар белән үз-үзен тотышын яхшырту, хезмәт этикетын күтәрү буенча зур таулар күчерергә кирәк әле. Айдар Абделхаков белдергәнчә, шул ук вакытта кайбер тупас йөртүче һәм кондукторларга карап, намуслы хезмәкәрләр турында да онытырга ярамый. Сентябрь аеннан башлап, Казанда кондукторлар һәм йөртүчеләр өчен белем күтәрү курслары оештырыла. Аларны инде 570 кеше узган. Лекцияләр программасына пассажирларга хезмәт күрсәтү культурасын күтәрү, хезмәт этикеты, эшлекле аралашу дисциплиналары да кертелгән. Универсиадага кадәр барлык составның белемен күтәреп, иң кирәкле фразаларны инглиз телендә өйрәтү бурычы да куелган. Махсус кушылгач, алар инглизчә ипилек-тозлык өйрәнер анысы. Тик хәзергә борчу тудырган икенче мәсьәлә бар: йөртүче һәм кондукторлар арасында республикадагы ике дәүләт телен белгәннәр бармак белән генә санарлык.

Комитет рәисе йөртүче һәм кондукторларда хезмәт күрсәтү культурасы җитмәүне аларның югары белеме булмау, эшләренең бик катлаулы һәм киеренке булуы белән дә бәйләп аңлатты. “Кондукторның хезмәт хакы зур булып, алар бу урынга зур конкурс аша сайланса, ул чагында кондукторлар иң культуралы кешеләрнең берсе булыр иде”, -ди ул. Тик кешелеклелек сыйфалары бу сәбәпләрнең барысыннан да өстенрәк торырга тиештер.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100