Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзбәкстан һәм Татарстан Шиһабетдин Мәрҗани турында уртак фильм төшерә башлады

2025 елның 25 декабрендә Үзбәкстанда күренекле татар дин белгече, галим һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турында «Укытучы» дип аталган нәфис фильм төшерә башлады. Тамашачы галимнең балачагы ничек узганын, шулай ук аның Бохара һәм Сәмәркандта (ул анда фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый) белем алуын күрәчәк.
Фильм Татарстан һәм Үзбәкстан киноучреждениеләре хезмәттәшлеге кысаларында төшерелә, бу эштә «Мосфильм» киноконцерны базасындагы «Фильм Фьюжн ПРО» кинокомпаниясе, РФ Мәдәният министрлыгы, Үзбәкстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Кинематография агентлыгы һәм ТР «Татаркино» дәүләт бюджет учреждениесе катнаша. Фильмның режиссеры - Татарстаннан Рамил Төхвәтуллин, Үзбәкстаннан Илхом Мөхәммәдиброхимов.
Кино төшерү процессы Бохарадагы Мир-и-Араб тарихи мәдрәсәсендә башланды, бөек галим үз заманында шунда белем алган. Фильмның генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова билгеләп үткәнчә, мәдрәсәдә 2019 елда Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан куелган истәлек тактасы, шулай ук ул яшәгән һәм белем алган бүлмә, уку сыйныфы сакланып калган.
Мәрҗани тормышының Казан чорын төшерүдә (ул 2026 елның гыйнвар ахыры — февраль башына планлаштырылган) Татарстан актерлары да катнаша. 2026 елның сентябрь башында «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале кысаларында кинокартинаның премьерасы булачак.
Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең Telegram-каналы фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз