news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзбәкстанның Янгиюль шәһәрендә традицион татар бәйрәме – Сабантуй була

24 майда Үзбәкстанның Янгиюль шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй була. Бәйрәмне үткәрү урыны итеп традицион рәвештә шәһәрнең Үзәк аллеясы сайланган. Бу хакта Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге хәбәр итә.

Бәйрәм чаралары иртәнге 10:00 сәгатьтә башлана. Сабантуйда теләге булган һәркем катнаша ала. Керү ирекле.

Бәйрәм программасында:

  • Милли уеннар һәм спорт ярышлары;
  • Татар халык җырлары һәм биюләре;
  • Күңелле аттракционнар һәм мастер-класслар.

Масштаблы күмәк чара татар халкының традицион бәйрәменең рухын һәм милли колоритын чагылдырачак. Сабантуй – дуслыкны ныгыту һәм борынгы гореф-гадәтләрне яңарту өчен менә дигән форсат, диелә хәбәрдә.

Фото: Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге

news_right_1
news_right_2
news_bot