news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстанның Янгиюль шәһәрендә Сабантуй узды

Үзбәкстанның Янгиюль шәһәрендә Сабантуй узды
Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Телеграм каналы

28 майда Үзбәкстанда Ташкент өлкәсенең Янгиюль шәһәрендә Сабантуй булды. Бу хакта Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Телеграм каналы хәбәр итә.

Гадәт буларак, бәйрәмне Татар мәдәни үзәге рәисе Әнисә Гатауллина ачкан.

Сабантуйда Янгиюль һәм Ташкент шәһәрләреннән җырчылар, үзешчән коллективлар, шулай ук Янгиюль районы Гөлбахор бистәсеннән укучы балалар төркеме катнашкан.

Шулай ук бәйрәмдә Ташкент шәһәренең Татар мәдәни-белем бирү иҗтимагый үзәге вәкиле, Үзбәкстан һәм Татарстан Республикаларының атказанган артисты Марат Хәкимов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәрьям Бохараева җитәкчелегендә «Изге нур» татар фольклор ансамбле, җырчылар Ирина Гыймранова һәм Гөлнур Адигамова чыгыш ясаган.

Чараны «Үзбәкстан» телеканалы һәм Янгиюль районы матбугат чаралары яктырткан.

Бәйрәмгә 200дән күбрәк кеше килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100