news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзбәкстанның Ургенч шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе узган

Үзбәкстанның Ургенч шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме –  Сабан туе узган
Фото: Үзбәкстанның Хорезм өлкәсе Татар мәдәни-агарту үзәге

Үзбәкстанның Ургенч шәһәрендәге Әмир Тимур исемендәге үзәк паркта татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе узган. Бәйрәм шәһәр халкын һәм кунакларын бер мәйданда җыйган һәм милли традицияләр, халык уеннары һәм җыр-биюләре белән таныштырган. Бу хакта Үзбәкстанның Хорезм өлкәсе Татар мәдәни-агарту үзәге рәисе Дамира Латыйпова хәбәр итте.

Чара кунаклары өчен концерт программасы, милли уеннар, спорт ярышлары, халык иҗаты күргәзмәләре әзерләнгән. Сабантуй илебездә яшәүче халыкларның бердәмлегенең һәм мәдәни мирасны саклап калуның символына әйләнгән.

Фото: Үзбәкстанның Хорезм өлкәсе Татар мәдәни-агарту үзәге

Бәйрәмгә Татарстаннан Алинә Әхмәтшина һәм Инсаф Ганиев кебек артистлар килгән. Аларның чыгышлары чараның чын бизәге булган һәм тамашачыларга матур тәэсирләр бүләк иткән.

Сабантуйны оештыру комитеты Хорезм өлкәсе һәм Ургенч шәһәре администрациясенә, барлык партнерларга, спонсорларга, милли-мәдәни үзәкләргә, артистларга, спортчыларга, волонтерларга һәм бәйрәмнең күпсанлы кунакларына ярдәмнәре, актив катнашулары һәм чараны үткәрүгә керткән өлешләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә, диелә хәбәрдә.

Фото: Үзбәкстанның Хорезм өлкәсе Татар мәдәни-агарту үзәге

Сабантуй алга таба да төрле милләт, буын һәм мәдәният кешеләрен берләштерүче күркәм традиция булып калыр, дип өметләнәбез, ди оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot