Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә Сабантуй 9 июньдә була
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
9 июньдә Үзбәкстан Республикасының Ташкент шәһәрендә Үзәк паркта (Тельман) Сабантуй була. Концерт программасы кысаларында Татарстан Республикасыннан кунаклар чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Ташкент татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге телеграм-каналда. Бәйрәм 10:00 сәгатьтә башлана.
Ташкент Сабан туенда Татарстан Республикасының атказанган артисты Айнур Моратов, халыкара бәйгеләр һәм фестивальләр лауреаты, Казан шәһәр филармониясе солисты Сәида Мөхәммәтҗанова, халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты Базарбай Бикчәнтәев чыгыш ясаячак. Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Айрат Хәметов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары да катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз