news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзбәкстанның Милли университетында татар теленнән түләүсез дәресләр башланды

Мирзо Олугбәк исемендәге Милли университетта Каюм Насыйри институтының белем бирү-мәдәни үзәге базасында татар телен өйрәнү өчен бушлай дәресләр укытыла. Дәресне Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйхан Маннапова алып бара.

«Дәресләргә 13 яшьтән өлкәнрәк кешеләр килә ала. Татар теле дәресе 17:30 сәгатьтә башлана. Дәрескә барыр алдыннан +998901676107 номеры буенча язылу сорала», - дип хәбәр итә Ташкентның мәдәни-агарту үзәге матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot