news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстанның ислам цивилизациясе үзәге директоры: Равил хәзрәт бөтен мактауларга лаек

Үзбәкстан ислам цивилизациясе үзәге директоры, Үзбәкстан мәдәни мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру буенча бөтендөнья җәмгыяте рәисе Фирдәвес Абдухаликов Равил хәзрәт Гайнетдин үз адресына әйтелгән мактау сүзләренә лаек дигән фикердә. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйповка сөйләгән.

«Равил хәзрәт бөтен мактауларга лаек. Ул тынычлык, татулыкка, теләктәшлеккә омтыла», – ди Фирдәвес Абдухаликов.

Ул бүген XX халыкара мөселман форумында ишеткән сүзләр Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзияев югары мөнбәрдән 2017 елда әйткән сүзләре белән яңгыраш булуын әйтте.

«Ислам – изге дин, гуманизм, толерантлык дине дигән иде, шуны бүген монда да ишеттек. Без дөньяга исламның изге дин булуын җиткерергә телибез, исламофобияне таратучы төрле көчләргә мәгърифәтчелекне каршы куярга телибез. Әхлаксызлыкка каршы көрәштә мәгърифәтчелек кирәк. Динебез шуңа өйрәтә. Ата-бабаларыбыз да шуңа өндәгән. Бүген безгә галимнәрнең мирасын өйрәнү өчен көчләрне берләштерү мөһим. Мәгърифәтчелек юлы белән генә әхлаксызлыкка каршы көрәшә алабыз», – дип белдерде Фирдәвес Абдухаликов.

Ул үзе җитәкләгән Ислам цивилизациясе үзәге зур мәгърифәтчелек платформасы булуын, аның бөек галимнәрнең мирасын популярлаштыруга йөз тотуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100