news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә Сабан туе узачак

Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә Сабан туе узачак
Фото: © «Татар-информ»

31 майда 16:00 сәгатьтә Үзбәкстанның тарихи үзәге булган Бохара шәһәрендә зур тантана — Сабантуй бәйрәме узачак. Чара чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерү һәм татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау өчен әһәмиятле мәйданчык булачак. Бу хакта Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге хәбәр итте.

Бәйрәм программасы:

  • Милли уеннар һәм ярышлар: Сабантуйның аерылгысыз өлеше булган кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату кебек күңелле ярышлар;
  • Батырлар көрәше: бәйрәмнең кульминациясе — милли көрәш ярышлары;
  • Мәдәни программа: сәхнәдә татар халык җырлары яңгыраячак, бию коллективлары чыгыш ясаячак;
  • Милли ризыклар: кунаклар чәк-чәк, өчпочмак һәм башка милли ризыклардан авыз итә алачак.

Мондый чаралар туган җирдән ерак булса да, үз тамырларын онытмаган, татар телен һәм мәдәниятен кадерләгән кешеләр өчен очрашу, аралашу һәм танышу мөмкинлеге булвп тора. Бохарадагы бәйрәм Үзбәкстан һәм Татарстан арасындагы мәдәни элемтәләрне тагын да ныгытырга ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot