news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан Үзбәкстанның Бохара һәм Нәваи өлкәләрендә сәнәгать мәйданчыклары булдырачак

Татарстан Үзбәкстанның Бохара һәм Нәваи өлкәләрендә сәнәгать мәйданчыклары булдыру юнәлешендә эш алып бара. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Үзбәкстан арасында III Төбәкара хезмәттәшлек форумы утырышында белдерде.

Бохара өлкәсендә сәнәгать мәйданчыгы — Татарстанның «Алабуга» махсус икътисади зонасы, ә Нәваида –«Мастер» Кама индустриаль паркы катнашында ачылачак.

«Бүген без Үзбәкстаннан партнерлар белән, беренче чиратта, икътисад һәм инвестицияләр өлкәсендә актив хезмәттәшлек итәбез. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше 50 процентка, ә 2023 елның беренче яртыеллыгында — 30 процентка артты», — диде республика җитәкчесе.

Татарстанның алга таба да товар һәм хезмәтләр белән үзара тәэмин итү иноменклатурасы күләмен арттыру өстендә эшләячәгенә ышандырды Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, республика Үзбәкстанның күп кенә төбәкләре белән элемтәләрне үстерә, Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, Татарстанның әйдәп баручы оешма һәм компанияләре линиясе, мәсәлән, «КАМАЗ», «Татнефть», «Химград» технополисы, «Алабуга» махсус икътисади зонасы, «Мастер» Кама индустриаль паркы, Казан федераль университеты буенча эш алып барыла.

Аерым алганда, «Татнефть» компаниясенең автоягулык станцияләре ачыла, Үзбәкстанга «КАМАЗ» автомобильләре китерелә. Ташкентта автоүзәк эшли, ә Сәмәркандта — йөк машиналарын җыю линиясе.

Шулай ук Татарстан белән Үзбәкстан арасында мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек тә үсеш ала — республиканың югары уку йортларында 2974 үзбәк студенты белем ала. Республикаларның үзара хезмәттәшлеге фән, мәдәният, туризм һәм спорт өлкәләрендә бара, дип сөйләде Татарстан Рәисе.

Татарстан алга таба да Россия-Үзбәкстан хезмәттәшлеген үстерүдә актив катнашырга әзер, дип нәтиҗә ясады Татарстан Рәисе.

Исегезгә төшерәбез, Казанда форум ике ил лидеры — Владимир Путин һәм Шәүкәт Мирзияев очрашуы алдыннан үткәрелә. Үзбәкстан лидеры Россиягә рәсми сәфәр белән 5-7 октябрьдә киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100