news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзбәкстанның бер шәһәрендә Казанга килергә чакырган баннерлар урнаштырылган

Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә Казанга килергә чакырган баннерлар урнаштырылган. Казанның Туризмны үстерү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте.

Казан шәһәр Думасы депутаты сүзләренчә, плакатларны Мирзо Улугбек һәм Шохрух Мирзо урамнарында күрергә мөмкин.

«Октябрь аенда мин Казан делегациясе белән бергә Сәмәркандта булдым. Сәфәр уңышлы узды – без килешү имзаладык, аның барышында баннерлар белән алмашу турында карар кабул ителде», - дип белдерде парламентарий.

Ул элегрәк Казанда Сәмәркандның туристик потенциалын чагылдырган видеороликлар урнаштырылуын искәртте. Аларны Чистай һәм Ломжа урамнарында, шулай ук Оренбург трактында күрергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot