news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзбәкстанда «Хәзерге заман татар хикәясе» антологиясе тәкъдим ителде

29-31 октябрьдә Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендә «Халыкара әдәбият вә китапханәчелек фестивале» булып узды. Ул «Әдәби дуслык – әбәди (мәңгелек) дуслык» шигаре астында үтте. Анда төрле төрки илләрдән, Мәскәүдән, Беларусьтан шагыйрьләр, язучылар, тәрҗемәчеләр бар иде.

Фестиваль кысаларында Ташкентта яңа гына нәшер ителгән «Замонавий татар насри» («Хәзерге заман татар хикәясе») антологиясе тәкъдим ителде. Әлеге чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла катнашты һәм чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot