news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзбәкстанда Татарстан белән уртак завод ачылды

Үзбәкстанда Татарстан белән уртак завод ачылды
Фото: ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының MAX каналыннан

Чирчик технопаркында (Ташкент өлкәсе) тантаналы рәвештә Piton Factory предприятиесе ачылды, ул шинүткәргеч системаларын һәм куәтне сайлау блокларын җитештерәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының MAX каналында. Беренче этапта инвестицияләр күләме 300 мең доллар тәшкил иткән.

Ачылышта Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Үзбәкстан энергетика министры урынбасары Өмид Мамадаминов һәм башкалар катнашты.

«Бу энергетика инфраструктурасының ышанычлы һәм нәтиҗәле эшләве өчен кирәкле продукция. Шинүткәргечләр сәнәгать предприятиеләрен, энергетика һәм шәһәр инфраструктурасы объектларын өзлексез электр энергиясе белән тәэмин итә. Без ышанабыз, Piton Factory энергетика җиһазлары белән тәэмин итү чылбырында мөһим звено булачак һәм безнең илләрнең энергетика системаларының нәтиҗәлелеген һәм ышанычлылыгын арттыруга өлеш кертәчәк!»- диде ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы.

«Питон Кама» предприятиесе Түбән Камада ТОСЭР резиденты булып тора һәм электротехник җиһазлар эшләү һәм җитештерү буенча махсуслашкан. 2023 елдан компания БДБ илләре базарларын җиһазлар белән тәэмин итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot