news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзбәкстанда Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерә башладылар

Үзбәкстанда күренекле татар дин белгече һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани турында «Укытучы» нәфис фильмын төшерә башладылар. Бу хакта «Татаркино» матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Картина Мәрҗанинең балачагы, Бохара һәм Сәмәркандта укыган чагы турында сөйли.

Фильмны төшерү Бохарада Мәрҗани укыган «Мири Араб» тарихи мәдрәсәсендә башланачак. Фильмның генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, мәдрәсәдә мәгърифәтче истәлегенә эленгән такта бар һәм хәтта ул яшәгән бүлмә дә сакланган.

Яшь Шиһабетдин ролен Кариев исемендәге татар яшь тамашачылар театры артисты Булат Гатауллин башкара. Фильмның режиссерлары – Татарстаннан Рамил Төхвәтуллин һәм Үзбәкстаннан Илһам Мөхәммәдибраһимов. Картинаның продюсеры – Үзбәкстаннан Абдрәүф Жураев.

Шиһабетдиннең Казанда яшәгән чорын төшерүдә Татарстан актерлары катнашачак. Аның кечкенә чагын җырчы Асылъярның улы уйный, ә аның әти-әнисе ролен Тинчурин исемендәге театр актерлары Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар башкара.

«Укытучы» фильмы Татарстан һәм Үзбәкстан киноучреждениеләре хезмәттәшлеге кысаларында төшерелә.

Картина 2026 елда, Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы булгач, әзер булачак, диделәр «Татаркино» матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot