news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстанда Рөстәм Яхин һәм Ренат Ибраһимов истәлегенә багышланган кичә булды

22 ноябрьдә Үзбәкстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Чит илләр белән дустанә элемтәләр һәм милләтара мөнәсәбәтләр залында татар мәдәниятенең ике күренекле вәкиле – композитор Рөстәм Яхин һәм совет эстрадасы йолдызы Ренат Ибраһимов истәлегенә багышланган кичә булды. Бу хакта Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең телеграм-каналы хәбәр итә.

Кичә ике өлештән торды. Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Фирүзә Халдарова беренче өлешне танылган композитор, Татарстан Республикасы гимны авторы, татар романсына нигез салучы, пианист Рөстәм Яхинның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырудан башлады.

Концерт музыкаль номерлар, экранда фото- һәм видеоматериаллар күрсәтү белән үрелеп барды.

Икенче өлешнең авторы һәм алып баручысы – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Татар моңы» халыкара бәйгесе лауреаты Римма Гыйззәтуллина РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде.

Шулай ук җырчы тормышындагы мөһим этапларны чагылдырган слайдлар, зур булмаган видеоролик күрсәтелде, Ренат Ибраһимов репертуарындагы иң популяр җырлар башкарылды.

Программа бик бай һәм эчтәлекле иде. Тамашачылар һәр чыгышны җылы каршы алды, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100