Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзбәкстанда беренче мәртәбә Фирганә дөнья форумы узачак
15-16 октябрьдә Үзбәкстанда беренче мәртәбә Фирганә дөнья форумы узачак. Аны Фирганә дәүләт университетында үткәрәчәкләр дип хәбәр итә Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы.
«Форумда Үзбәкстанның, Кыргызстанның һәм Таҗикстанның дәүләт органнары һәм эшлекле даирә вәкилләре, фәнни-аналитика һәм тикшеренү үзәкләре белгечләре, шулай ук БДЮБ, ШОС, ОБСЕ, ПРООН, ЕС һәм башка халыкара оешмалар делегатлары катнаша», – диделәр консуллыкта.
Форум уздыру өчен Фирганәне сайлау аның үзара аңлашу һәм татулык киңлеге буларак тарихи ролен чагылдыра, дип саный политология буенча фәлсәфә докторы, демократик процессларны анализлау үзәге директоры урынбасары Аброр Йосыпов.
Аның фикеренчә, бу форум Үзәк Азиядә алга таба тотрыклылыкны ныгытуга һәм хезмәттәшлекне киңәйтүгә өстәмә этәргеч бирәчәк.
Алдарак БМО Генераль Ассамблеясенең 80 сессиясендә Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев «Үзәк Азия бүген инде башка – ул бердәм һәм көчле, диалогка һәм тулы масштабтагы хезмәттәшлеккә ачык», дип белдергән иде.
Соңгы ун елда Үзәк Азиянең тулаем эчке продукты ел саен 6 проценттан артыгракка үсә – бу уртача дөньякүләм темплардан ике мәртәбә тизрәк. Моннан тыш, чик буе мәсьәләләрен җайга салуда да сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелгән. 31 мартта, Худжандада Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Кыргызстан президентларының өчьяклы очрашуы мөһим вакыйга булды. Очрашуда өч дәүләт чикләренең тоташу нактасы турында килешү имзаланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз