news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстанда 18 бала Һиндстанда чыккан дару эчеп үлгән

Үзбәкстанда Һиндстанның Marion Biotech компаниясе җитештергән ОРВИга каршы препарат эчкәннән соң 18 бала үлгән. Моны раслаучы экспертиза нәтиҗәләре хокук саклау органнарына җибәрелде. Бу хакта ТАСС Үзбәкстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, «Док-1 Макс» препаратын тикшерү бер атна элек башланган. Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә препаратта этиленгликоль агулы матдә табылган. 

«Док-1 Макс» сиропын эчкән 21 баланың 18е үлде», – дип белдерделәр министрлыкта һәм препарат республиканың барлык даруханәләрендә сатудан алынды, дип өстәделәр. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100