Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзбәкстан вәкиле Kazanforumга беренче тапкыр килеп, биредә үзенең кибетен ачарга ниятли
«Россия - ислам дөньясы: Kazan forum 2024» икътисади форумы кысаларында Казан Экспо халыкара күргәзмәдә катнашкан Үзбәкстан вәкиле Сурейя Хәлилова Казан шәһәрен, татарларны ошатуын һәм Казанда үзенең кибетен ачарга ниятләвен әйтте.
«Мин Үзбәкстанның Бохара шәһәреннән. Казанга беренче мәртәбә килдем. Казан – бик чиста шәһәр, һавасы да саф, чиста. Үзбәкстанда инде 40 градус эссе, ә монда шундый рәхәт. Казан шәһәрен бик ошаттым. Бирегә мин милли киемнәребезне, яулыкларыбызны алып килдем, шундый ошаттылар, сатып алдылар. Аллаһ насыйп итсә, Казанга тагын киләсем килә, кибет ачарга теләгем туды», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Сурейя Хәлилова Үзбәкстаннан алып килгән милли әйберләре белән таныштырды. «Милли киемебез чапан дип атала, ул төрле тукымадан халат формасын хәтерләтә. Киҗе-мамык, ефәк кебек тукымалардан тегелгән. Без чапанны киеп йөрергә яратабыз. Гадәттә, язын, көзен көндәлек кием итеп, яисә бәйрәмнәрдә киябез. Милли чапаннарны төрле милләт вәкилләре ошата, киеп йөри. Аларны киеп йөрү өчен дә бик уңайлы: мәсәлән, киҗе-мамык тукымасыннан тегелгән чапанны тышкы ягыннан да, эчке ягыннан да киеп йөрергә була», – диде ул.
Аның әйтүенчә, Үзбәкстанда милли әйберләр кулдан эшләнә. «Монысы сузани, ягъни япма дип атала. Аны элек киленнәр бирнә итеп тә теккән. Сузанины диварга эләргә дә, өстәлгә япма буларак ябарга да була. Сузанида милли бизәкләребез төшерелгән. Сузанида анар, лалә, ташбака, кош кебек элементлар бар. Мәсәлән, үзем белән алып килгән сузанидагы рәсемнең эскизын баштан үзем ясадым. Аннары шул эскизга карап тектеләр. Сузанины бер кеше бер ел эчендә тегә. Бу очракта өч кыз текте, алар аны дүрт-биш ай эчендә өлгертте», – диде Сурейя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз