Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзбәкстан татары Рим Гыйниятуллинны соңгы юлга озаттылар: Ышанычлы дивар ауган кебек…
Кичә Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Совет рәисе Рим Гыйниятуллинның 83нче яшендә вафат булуы турында хәбәр килде. Мәрхүмне 16:00 сәгатьтә Чапанат зиратында соңгы юлга озатканнар.
Әйтергә кирәк, әлеге киңкырлы, гыйлемле шәхеснең дәүләт эшенә дә, милләтнекенә дә көче җиткән – үз тырышлыгы, гамәлләре белән ул үзеннән соң тирән эз калдырган. Идарә әгъзалары – Ташкентта яшәүче милләттәшләребезнең «Татар-информ» агентлыгына сөйләгәннәреннән дә аермачык аңлашыла бу.
Рим Гыйниятуллин Үзбәкстан Республикасының татар һәм башкорт аксакаллар шурасы рәисе була. Дәүләтара Координация Су хуҗалыгы Комиссиясенең мактаулы әгъзасы. «Ул илебезнең су хуҗалыгы тармагын үстерүгә, зур гидротехник корылмалар һәм насос станцияләре төзүгә, Ач дала һәм Мирзачульне үзләштерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте», – дип языла үзәкнең телеграм каналы хәбәрендә.
Фото: «Татар-информ»га Рәйхан Маннапова тәкъдим итте
Рим Гыйниятуллин вафатына бәйле рәвештә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та кайгы уртаклашу телеграммасын җибәргән иде. Ул Рим Гыйниятуллинның хатыны Тәнзилә Янбәк кызының тирән кайгысын уртаклашкан.
«Тормыш иптәшегез Гыйниятуллин Рим Абдулла улы вафат булуга бәйле рәвештә олы кайгыгызны уртаклашам. Күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Үзбәкстан татарларының абруйлы лидерларыннан берсе арабыздан китте», – диелә телеграммада.
Татарстан Рәисе Рим Гыйниятуллинның күп еллар дәвамында татар халкының бердәмлеген ныгыту, Татарстан белән Үзбәкстан арасында гуманитар һәм эшлекле элемтәләрне үстерү, шулай ук ике халык арасындагы дуслык традицияләрен саклау юнәлешендә эшләгәнен әйткән.
«Үзбәкстанда татар мәдәниятен торгызу өчен күп эш башкарды»
Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәтчелек үзәге идарәсе әгъзасы Ринат Шиһабетдинов Рим Гыйниятуллинның иң асыл сыйфатларын билгеләп узды.
Фото: «Татар-информ»га Рәйхан Маннапова тәкъдим итте
Кичә Ташкентта һәм аның чикләреннән бик еракта да Үзбәкстан легендасы Рим Гыйниятуллин белән хушлаштылар. Аның белән тулы бер Эпоха китте… Рим ага тормышында 82 яз узган. Күңелең белән картаймасаң, бу картлык түгел.
Рим Абдуллович тарафыннан олы тормыш тәҗрибәсе тупланган. XX һәм XXI гасырларда Milleniumны кичереп, безнең дәүләттә югары постлар биләп торган. Ул бик күп совет, үзбәк һәм татар бүләкләренә лаек булган кеше.
Тышкы яктан монументаль кыяфәттә, һәрвакыт ару белмәс, талчыкмас, идеяләре ташып, тәкъдимнәре фонтан кебек аттырып торды аның. Кемнең кем булуын бик тиз тоемлый белә торган киң карашлы кеше иде. Шаяртуны аңлый белә, үзе дә кирәк урында шаяртып куя торган җор телле кеше, кирәк чакта урынлы гына мәзәген дә кыстыра. Сөйләме бик бай, кайвакыт «тозлап-борычлап» та җибәрер иде, һәм бу табигый күренә иде, чөнки ул татар, рус, үзбәк фольклорын яхшы белде, сөйләмдә дә бер телдән икенчесенә җиңел генә күчеп китә алды.
Зирәк, зиһенле, талантлы, тапкыр, үзенчәлекле кеше ул. Үзбәкстанда татар мәдәниятен торгызу өчен күп эш башкарды, чын мәгънәсендә меценат булды.
Фотоны «Татар-информ»га Ринат Шиһабетдинов тәкъдим итте
«Татарлар өчен җаны-тәне белән янып-көеп яшәде»
Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Ташкентта Каюм Насыйри исемендәге институтның белем бирү-мәдәни үзәге җитәкчесе, җырчы, «Үзбәкстан» телерадиокомпаниясендә «Бәллүр чишмә» татар радиотапшырулары авторы һәм алып баручысы Рәйхан Маннапова «татар диаспорасына зур кайгы килде» дип әйтте.
Фото: «Татар-информ»га Рәйхан Маннапова тәкъдим итте
Кичә җирләргә баргач, хатыны Тәнзилә белән дә сөйләшеп утырдык. «Милли җанлы кеше» дип әйтәләр бит. Ул нәкъ менә шундыйлардан, татарлар өчен җаны-тәне белән янып-көеп яшәде. Татарларның мәдәниятен, үзаңын күтәрүдә бик зур өлеш кертте. Артистларны, мәдәният әһелләрен җыеп, өстәлләр корып, безне сыйлаган иде. Аны да хәтеребездә тотабыз. Бик кунакчыл кеше иде. Аның өендә һәрвакыт татар үзәге әгъзалары җыелышып, әңгәмәләр корып утыра идек.
Исемдә: 2017 елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров булган чакта, «сезнең монда җырчыларыгыз күп, бер төркем Казанга килеп чыгыш ясарга кирәк сезгә» дигән иде. Аннары ул үзе вазифадан китте дә, бу ният онытылып торды. Бераздан Рим Абдуллович Ринат Зиннурович белән элемтәдә торып, безгә ярдәм итеп, шуны оештырды. 14 кеше Казанга концертлар белән килдек. «Поют татары Узбекистана» программасы белән Тинчурин театрында, Арчада да чыгыш ясадык. Зал шыгрым тулы иде. Рим Абдуллович үзе дә безнең белән барды, сәхнәгә менеп сөйләде. Менә шундый очрашулар булды.
2025 елда 70 еллыгым уңаеннан иҗат кичәм булган иде. Минем турыда бик матур итеп: «Һәр урманда сандугачлар бар. Безнең Үзбәкстанда җырчы Рәйхан сандугачыбыз бар...» – дип сөйләгән иде. Бик зур рәхмәт аңа. Урыны җәннәттә булсын. Рухы шат булсын! Татарлар өчен зур эшләр башкарган, киң күңелле, ачык йөзле кеше булып күңелләрдә мәңге сакланыр!
Фото: «Татар-информ»га Рәйхан Маннапова тәкъдим итте
«Татар халкының зур патриоты»
Татар үзәге идарәсе җитәкчесе, татар җырчысы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, «Изге нур» татар ансамбле җитәкчесе, Мәрьям Бохарова:
Рим Абдуллович – бик хөрмәтле кеше. Ул Ташкентта Татар мәдәни үзәген булдыру башында торган кеше. Татар үзәге эшендә үзеннән зур өлеш кертте, Сабан туе һәм күп кенә зур мөһим мәдәни чараларны оештыруга матди ярдәм күрсәтте. Татар мәдәни үзәге патриоты һәм активисты булды, Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә торды. Татар үзәге ветераннары һәм аксакаллары шурасы рәисе булды. Гомумән, татар халкының зур патриоты.
Фото: «Татар-информ»га Рәйхан Маннапова тәкъдим итте
«Аның киңәшләре бик кыйммәтле иде»
Үзбәкстанның Дәүләт филармониясе солисткасы, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, Ташкентта Татар мәдәни үзәге рәисе урынбасары Феруза Халдарова, Новосибирскида гастрольләре булу сәбәпле, үзе соңгы юлга озату мәрасимендә катнаша алмаган.
Фото: «Татар-информ»га Феруза Халдарова тәкъдим итте
Рим Абдуллович турында үткән заманда сөйләү авыр. Аннан башка ничек яшәрбез? Аңа: «Безгә баш булып йөрегез, Сезне хөрмәт итәбез, биргән киңәшләрегезнең кадерен беләбез, истә тотабыз», – дип гел әйтә килдек.
Күп еллар элек Сабантуйларның берсендә безгә Башкортстаннан артистлар килеп чыгыш ясаган иде. Бу очрашуда алар башкорт мәдәнияте үзәге рәисеннән миңа мәдәният эшләре буенча вәкаләтләр йөкләвен сораганнар. Мин тәкъдимнән баш тартмадым, берничә ел башкорт мәдәни үзәге рәисе урынбасары булдым. Беренче җыелышларның берсендә Рим Абдуллович белән таныштык. Ул татар һәм башкортларның аксакаллар шурасы белән җитәкчелек итте. Рим Абдуллович нәсихәтләре ике үзәк эшендә дә бик кирәк булды.
Күпмедер вакыттан соң, Рим Абдуллович минем татар мәдәни үзәгендә мәдәният өлкәсе эшен алуны сорады. Әлегәчә шулай эшләп ятабыз. Аның биргән үгет-нәсихәтләре, киңәшләре шул эшне алып баруда бик файдалы булды.
Өенә концертларыма чакыру кәгазьләре илтә идем. Ул Тәнзилә апа белән һәрвакыт концертларыма йөрде. Бик дикъкать белән тыңлап, бәясен бирә иде. Минем өчен бу мөһим булды. Татар концертларымны күп еллар Рөстәм Яхинга багышладым. Аннары фикер алыша идек: кайсыдыр җырларны ишеткәне булган, кайсыларын белмәгән дә, халык җырлары дип уйлаган кайбер җырларның Яхин җыры булуын белде...
Идарәдәге һәр әгъзага ихтирам белән карады. Аның киңәшләре бик кыйммәтле иде. Ике үзәк аксакаллары башлыгы булды, безне берләштерергә тырышты. Бәйрәмнәрне бергә уздырдык. Татарстаннан кунаклар килгәндә, үз өендә ишегалдында зур табын корып, кунаклар җыя иде. Концерттан соң, өстәл артында бергәләп җырлап утыра идек, – дип искә алды Феруза ханым.
«Үзбәкстанда яшәүче татарларның мәнфәгатьләрен һәрдаим яклап килде»
Үзбәкстанның атказанган журналисты Эльмира Төхвәтуллина Рим Абдулловичны киң масштаблы кеше буларак бәяләде.
Фото: «Татар-информ»га Рәйхан Маннапова тәкъдим итте
Ул укытучылар гаиләсендә туган, белемгә омтылыш аңа әти-әнисеннән бирелгәндер, мөгаен. Бик гыйлемле, киң эрудицияле, киң карашлы кеше иде.
Үзбәкстанның лаеклы ирригаторы, икътисад фәннәре кандидаты.
Аңа карата «иде, булган иде» дигән үткән замандагы фигыльне куллану да авыр. Кызганыч, ул безнең арадан китте. Хәтердә күп кенә сорауларда принципиаль, катгый карашлы, шул ук вакытта шаярта, сагышларны тарата белүче кеше образы килеп баса.
Татар иҗтимагый мәдәни үзәге аксакаллары советы рәисе буларак үзәк чараларында даими катнашты – Сабан туе булсынмы, Габдулла Тукай, Муса Җәлилне искә алу кичәләре, татар кухнясы һәм җыр бәйрәмнәре, әдәби кичәләр булсынмы…
Татарларның миллилеген саклап калу өчен җан атты, борчылды, туган телне һәм мәдәни үзенчәлегебезне саклап калу өчен нык торды. Үзбәкстанда яшәүче татарларның мәнфәгатьләрен, идарәнең кайсы гына баскычында булса да, һәрдаим яклап килде. Үзбәкстан һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек үсеше өчен бихисап көч куйды.
Татар диаспорасы вәкилләре уңышларына бик игътибарлы булды. Мин 2002 елда «Үзбәкстанның атказанган журналисты» исеменә лаек булгач, беренче котлау телеграммасын Рим Абдуллович җибәргән иде. Миңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелүе турында да беренче булып аннан белдем. Ул башкалар өчен сөенә белә торган кеше иде.
Яшерен-батырын түгел, бераз бәхәсләшеп алган чаклар да булгалады: Рим Абдуллович үҗәт холыклы, сүзен бирми иде, аның фикере иң дөресе булып санала иде, ләкин беркайчан ачу сакламады, оппоненты белән килешмәсә дә, дискуссияне шаяртуга әйләндереп калдыра белә иде.
Үзбәкстанда Су хуҗалыгы һәм мелиорация министрлыгын җитәкләгән беренче татар булды ул. Рим Абдуллович Гыйниятуллин кебек киңкырлы шәхес күңелләребезгә җитмәячәк. Аның безнең арадан китүенә ышанып та булмый. Безне каршылыклардан, һөҗүмнәрдән саклап торучы ышанычлы дивар ауган кебек…Гаиләсе, туганнары, барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.
«Татар-информ» редакциясе Рим Абдулла улы Гыйниятуллинның гаиләсе, туганнары һәм хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклаша.
Фото: «Татар-информ»га Рәйхан Маннапова тәкъдим итте
- Рим Абдулла улы Гыйниятуллин – 1943 елның 18 сентябрендә Җизак өлкәсенең Заамин районы Даштабад шәһәре янындагы Каратепа авылында укытучы гаиләсендә туа.
- Рим Абдулла улы 1968-1980 елларда Үзбәкстан Су хуҗалыгы министрлыгының идарә башлыгы урынбасары, министрлыкның баш идарәсе башлыгы вазифаларын башкара. 1981-1989 елларда Үзбәкстан су хуҗалыгы министры урынбасары, Дәүләт план комитеты рәисе урынбасары, Дәүләт агросәнәгать комитеты рәисе урынбасары була. 1989-1996 елларда — Үзбәкстан Республикасы мелиорация һәм су хуҗалыгы министры, ә 1996-1997 елларда - Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.
- 1996 елдан – Әхмәт Зәки Вәлиди исемендәге Башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгенең аксакаллар шурасы рәисе. Шулай ук Ташкент шәһәре татар-башкорт милли мәдәни үзәкләренең аксакаллар шурасы рәисе вазифасын били.
- Рим Абдулла улы СССРның иң югары бүләге – Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Үзбәкстан Республикасы дәүләт бүләкләре – «Мехнат шухрати» («Хезмәт даны») һәм «Дуслык» орденнары белән бүләкләнгән. «Үзбәкстан Республикасының атказанган ирригаторы», «Үзбәкстан Республикасы атказанган яшьләр остазы», «Каракалпакстан Республикасының атказанган ирригаторы» дигән мактаулы исемнәргә һәм башка бүләкләргә лаек булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз