news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстан татары Рим Гыйниятуллин Татар көнен билгеләргә тәкъдим итте

Үзбәкстан Республикасы татар һәм башкорт Аксакаллар Шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин Татар көнен билгеләргә тәкъдим итте.

"Тарихны кайтарып булмый инде, үткән эшкә салават, бүгенге көнне уйларга кирәк. Конгрессны төзегәндә, бер нәрсәне исәпкә алмадык - Татар көне дип билгеләмәдек. Песи көне бар, Бабай көне дә бар, 8-10 млн татарның көне юк. Сабантуй диярсез, ләкин ул бит төрле җирдә төрле көнне уза. 19 июнь - конгрессны төзегән көнебез - Сабантуйга да туры килә, шул көнне Татар көне дип кабул итик", - диде ул Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды пленар утырышында. 

Рим Гыйниятуллин әйтүенчә, Татар көне булгач, байрагы да кирәк. "Байрагында аккошлар булырга тиеш", - ди.

Рим Гыйниятуллин, шулай ук, яңа гимн кирәк дигән фикердә. "Туган тел" гимныбыз булды, ләкин ул бит әби-бабай теле гимны, ә татар милләтенең гимны булса, яхшы булыр иде. Язучылар, композиторларга бер ел вакыт бирсәк, язып бирерләр иде, бәлки", - дигән тәкъдим белән чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100