news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстан татарлары арасында беренче тапкыр Татарстанның халык артисты исеме бирелде

Үзбәкстан татарлары арасында беренче тапкыр Татарстанның халык артисты исеме бирелде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Фирүзә Халдаровага Үзбәкстан татарлары арасында беренче тапкыр Татарстанның халык артисты исеме бирелде. Бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында тапшырды.

«Минем өчен бу – тарихи вакыйга, чөнки Үзбәкстан татарлары арасында халык артисты дигән мактаулы исем бирелү беренче тапкыр булды. Бу минем генә түгел, ә бөтен Үзбәкстан татарларының бүләге, әлеге бүләктә һәрбер Үзбәкстан татарының өлеше бар, чөнки халык булмаса, артистлар булмаячак», – диде ул.

Чыгышы белән Фирүзә Халдарованың бабалары Башкортстан Республикасының Авыргазы районыннан. Үзе ул Үзбәкстан дәүләт филармониясендә 30 ел эшли.

«Татар музыкасын Үзбәкстанда күрсәтү һәм тыңлату өчен бик күп көч түгәбез, чөнки концертларны оештыру гади генә эш түгел. Ләкин филармония сәхнәсендә ничә ел дәвамында Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Салих Сәйдәшев кебек танылган композиторларга багышлап, концертлар ясавым белән мин горурланам. Үзбәкләр татар җырын ярата, аеруча Сабан туйларына яратып киләләр», – дип сөйләде ул.

Ул алдагы елларны Казанда «Шәрык базары»нда чыгыш ясавын әйтеп узды, һәм, мөмкинлек туу белән, Казанга киләчәген хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100