news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Үзбәкстан солистлары» концертында Эльмир Низамовның әсәрләре яңгыраячак

25 мартта 19.00 сәгатьтә Үзбәкстанның дәүләт консерваториясенең орган залында «Бөек Ефәк юлы» концерты була. «Үзбәкстан солистлары» оркестры теләгән һәркемне классик музыка концертына чакыра, анда композитор, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Эльмир Низамовның әсәрләре яңгыраячак. Бу хакта Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу кичәдә тамашачыларны һәркайсы үзенең кабатланмас башкару стиленә ия булган солистлар катнашында уникаль программа көтә. Сәхнәдә Үзбәкстан һәм Татарстанның атказанган артисты Динара Миняева (сопрано), Аделина Фәтхетдинова (орган, фортепиано, клавесин), Әминә Раимджанова (скрипка), Асене Овчинникова (альт), Рәхмәт Палванов (фортепиано), Али Измаилов (бәрмә уен кораллары), виртуоз гобойчы, яшь һәм талантлы дирижёр Иван Денисенко чыгыш ясаячак.

Әлеге концерт талантлы композиторның иҗаты белән танышырга һәм танылган музыкантларның виртуоз башкару осталыгы белән ләззәтләнергә теләгән музыка сөючеләр өчен чын мәгънәсендә ачыш булачак.

Оркестрның сәнгать җитәкчесе - Әнвәр Раимджанов.

news_right_1
news_right_2
news_bot