news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстан режиссерының документаль фильмы Лондондагы фестивальдә диплом белән бүләкләнде

2022 елның 19-25 маенда Лондондагы иң борынгы районнарның берсендә IV Евразия ECG кино фестивале узды, анда Евразиянең 11 илендә төшерелгән фильмнар тәкъдим ителде. Бу хакта Ташкентның татар мәдәни-агарту үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальне Британиянең Eurasian Creative Guild (London) коммерцияле булмаган оешмасы Британиянең Romford Film Festival кино фестивале кысаларында Premiere Cinemas (Romford) кинотеатры белән берлектә оештырды.

Әлеге кино фестивалендә Үзбәкстаннан да вәкилләр катнашты. «Ялла» төркемен оештыручы, продюсер һәм режиссер, Үзбәкстан Республикасының атказанган артисты, Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә әгъзасы Алиәскар Фәтхуллин төшергән «Share the Sky» документаль фильмы фестивальнең Мактау дипломы белән бүләкләнде. Аның әтисе – Үзбәкстанның халык язучысы Зиннәт Фәтхуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100