Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзбәкстан Президентын сайлауда катнашучылар саны 33,5 проценттан артты
Үзбәкстан Президентын сайлауда катнашу җирле вакыт буенча 11.00 сәгатькә 33,54% тәшкил итә. Бу хакта журналистларга илнең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Бахром Кучкаров хәбәр итте.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары мәгълүматларына караганда, тавыш бирү исемлегенә кертелгән 6,46 миллионнан артык кеше үз тавышын инде биргән. Шулай итеп, Үзбәкстанда сайлауларны узган дип тану өчен тавыш бирүчеләр чиге узды (ул 33% тәшкил итә). Иң югары күрсәткечләр Андижан (39,3%), Джизак (39,2%) һәм Навои (38,5%) кебек төбәкләрдә.
Кучкаров сайлауларда әлегә җитди хокук бозулар табылмавын билгеләп үтте. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, социаль челтәрләрдә тавыш бирү кабиналары пәрдәләр белән җиһазландырылмаган дигән мәгълүмат таралган.
«Без бу белдерү турында комментарий бирмичә кала алмыйбыз. Хәзерге закон нигезендә, кабиналарның пәрдәләр белән җиһазландырылуы таләп ителми. Шуңа күрә сез тараткан мәгълүматны тикшерүне сорыйбыз», — дип белдерде Үзбәкстан Үзәк сайлау комиссиясе вәкиле.
Үзбәкстан Президентын сайлаулар вакытыннан алда үтә: ул 2026 елда гына булырга тиеш иде. Вакытыннан алда сайлау кирәклеге илнең гамәлдәге Конституциясенә төзәтмәләр кертү белән аңлатыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз