news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстан Президенты киңәшчесен «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе тәэсирләндергән

Үзбәкстан Республикасы Президенты киңәшчесе Илһам Шокиров бүген ТР Дәүләт Советы мәйданчыгында Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары продукциясе фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә булды. Аны Татарстан Рәисенең тышкы элемтәләр буенча ярдәмчесе Газинур Бакиров, ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, республиканың берничә министрлыгы һәм ведомствосы вәкилләре озата йөрде.

Үзбәкстаннан килгән кунакка Татарстанның икътисади, сәнәгать, инновацион һәм технологик потенциалын тәкъдим итеп, Дәүләт Советы депутаты, «ТР сәнәгатен үстерү фонды» АҖ генераль директоры Марат Бохараев Илһам Шокировны республикада җитештерелүче техника белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, барлык тәкъдим ителгән техника экспортка исәпләнгән, һәм республикада җитештерелгән машиналар, вертолетлар, суднолар, авыл хуҗалыгы техникасының бәясе чит илдә җитештерелгәннәр белән чагыштырганда күп тапкырга түбәнрәк.

Ачык һавадагы күргәзмәдә Татарстанның 13 предприятиесе, шул исәптән КАМАЗ, Яшел Үзән суднолар төзү заводы, РариТЭК, РИАТ, ЕЛАЗ, Казаньсельмаш, Аурус, Соллерс, Казан вертолет заводы, МТЗ-ТАТАРСТАН һәм башка компанияләр экспозицияләре тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Илһам Шокировка шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасында җитештерелә торган Аурус премиаль автомобильләре сериясен күрсәттеләр. Үзбәкстан Президенты киңәшчесе, машинаның салонын карагач, Аурус автомобиленең уңайлылыгын югары бәяләде.

«Җитәкчеләр өчен менә дигән», - диде ул.

Парламент бинасында исә Үзбәкстан Президенты киңәшчесе Татшина, Татлифт, ICL, Таткабель, Казанькомпрессормаш, Эйдос һәм башка компанияләр продукциясен карады, шулай ук республиканың мәдәни традицияләре белән танышты. Татар милли ашлары белән сыйланып өлгердегезме әле, дигән сорауга җавап итеп Илһам Шокиров зур бәлешне ошатуы турында әйтте.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында Үзбәкстан Президенты киңәшчесе Татарстан соңгы елларда яхшы якка үзгәрде, миңа Казанда булу бик рәхәт, дип билгеләп үтте. «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсенә килгәндә, Илһам Шокиров күргәннәр белән бик нык тәэсирләнүен белдерде.

«Монда коммуналь җайланмалардан алып вертолетларга кадәр техника, халык хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен кирәкле машиналар тәкъдим ителгән».

Илһам Шокиров эш сәфәре белән Казанда. Биредә ул БРИКС дәүләтләре башлыкларының уналтынчы саммиты чараларында катнаша. Журналистларның булачак чараның әһәмияте турындагы соравына җавап биргәндә Илһам Шокиров «БРИКС дәүләтләрне берләштерә» дип ассызыклады һәм аны уздыруда уңышлар теләде.

БРИКС саммитына багышланган «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе Казанда 25 октябрьгә кадәр уза. Экспозицияләр арасында КАМАЗлар, тракторлар, вертолетлар, пилотсыз очучы аппаратлар, «Аврора» һәм «зәңгәр ягулык»та эшләүче экологик автобус бар.

Сүз уңаеннан, БРИКС саммитының VIP-кунакларына «люкслы» Аурус машинасында йөрергә тәкъдим итәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100